(Translated by https://www.hiragana.jp/)
Эльза Газизова — Wikipedia Эчтәлеккә күчү

Эльза Газизова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльза Газизова latin yazuında])
19 июн 2024, 04:29 юрамасы; Frhdkazan (бәхәс | кертем) (+ {{lang-ru|}} + {{lang-en|}})
Эльза Газизова
Туган 8 гыйнвар 1988(1988-01-08) (36 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы), Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист
Эш бирүче «Мәдәни Җомга», Интертат, Акчарлак, Татарстан (телерадиокомпания) һәм Юлдаш

Эльза Әсхәт кызы Газизова (рус. Газизова Эльза Асхатовна/ингл. Elza A. Gazizova, 1988 елның 8 гыйнвары, Яр Чаллы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — россияле татар журналисты, «Мәдәни җомга» газетасының веб-редакторы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы (2024 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 8 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә автомеханик һәм пешерүче-кондитер гаиләсендә туа. Әтисе Әсхәт Әхмәт улы тумышы белән Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади, әнисе Җәүрия Кәниф кызы Свердловск өлкәсенең Кызылъяр округы Татар Яманъелга авылларыннан. 1996 елның 25 июлендә Эльзаның әнисе яман шештән вафат була. Әтисе икенче мәртәбә өйләнә. 6 нчы сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Аннары гаиләсе белән Әлмәт районының Елховой авылына күченә. Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, 2005 елда Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга керә.  Көндезге бүлектә укып, 2010 елда аны уңышлы тәмамлый.

Студент вакытта ук актив рәвештә яза башлый. Яр Чаллы шәһәрендәге «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», Тукай районының «Якты юл», Казанда нәшер ителүче «Юлдаш» һәм Мәскәүдә урнашкан «Татар дөньясы» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә. «Шәһри Казан» газетасы мәгълүмати жанрларның кулланылуы», «Юлдаш» газетасында эпистоляр стильнең кулланылуы», шулай ук «Юлдаш» газетасында интервью жанрның кулланылуы» исеме астында курс эшләрен башкара. Диплом эше итеп, «Юлдаш» газетасы мисалында газета укучыларга йогынты ясау ысулларын сайлый һәм аны «5»ле билгесенә яклый.

Студент елларында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең координаторы итеп сайлана.

Хезмәт юлы

Бүләк-премияләр

  • 2008 — Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты «Алтын бөртек» (рус. Золотой овес) фестивале премиясендә «Настоящий журналист» номинациясендә җиңә.[1]

Кызыклы фактлар

  • Җыр белән мавыга. «Күргәзмәдә», «Тик минеке» җырлары радио-телевидение һәм башка музыкаль мәйданчыклардан яңгырый. 2020 елның мартында «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге төшергән «Күргәзмәдә» җырына клибы дөнья күрә. Клипны бер тәүлек эчендә Казан океанариумында, «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенең бассейнында һәм фотостудиядә төшерәләр. Ул «TMTV», «Мәйдан» телеканалларында бүгенге көнгә кадәр ротацияләнә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз