Шартнамә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шартнамә latin yazuında])
Шартнамә
Сурәт
Катнашучы(лар) хокук субъекты[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган law.cornell.edu/wex/contract һәм legal-dictionary.thefreedictionary.com/contract
Способствовавшим фактором является согласие[d]
 Шартнамә Викиҗыентыкта
Шуруппак'тагы бина һәм ир җенесле колны сату турында шартнамә, шумер язуы, як. б.э.к. 2600 ел, Лувр музее экспонаты

Шартнамә — граждан хокукларын һәм бурычларын билгеләү, үзгәртү яки туктату турында ике яки берничә затның үзара килешүе. Ул предприятиеләр һ.б. оешмалар, илләр арасында хуҗалык элемтәләре урнаштыру, оештыру чарасы, шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы да булып тора.

Шартнамәнең структурасы төрле булырга мөмкин, ләкин һәр шартнамә бер үк принцип буенча төзелә торган кереш өлештән (преамбула) башлана.

Шартнамә төзи башлаганда, беренче чиратта, аның юридик асылын исемендә үк күрсәтү зарури. “Шартнамә” яки “Килешү” сүзе һәм аның номерын күрсәтү белән генә чикләнү җитми, аңа конкрет исем бирелә, мәсәлән, “Сату-алу шартнамәсе”, “Торак йортны бүләк итү шартнамәсе” һ.б. Аннан соң шартнамәнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, башкара торган эшләре күрсәтелә. Шартлы исем сыйфатында кабул ителгән терминнар гына файдаланыла, мәсәлән, сату-алу шартнамәсе өчен кабул ителгән терминнар – “Сатучы”, “Сатып алучы”.

Шартнамәләр югарыдагы таләпләргә җавап бирерлек итеп тутырылсалар һәм тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына юридик көчкә ия була. Мәсәлән, йорт, дача һ.б. сату-алу яки бүләк итү турындагы шартнамә нотариаль контор тарафыннан расланмаса, юридик көчкә ия була алмый.

Мисал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шартнамә
Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Шәле авылы, ике мең бишенче ел, ундүртенче июль.
Без, Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле авы­лында яшәүче Әхмәтов Әхәт Исхак улы һәм Татарстан Республикасы Питрәч районы 
Күн авылында яшәүче Асылов Азат Алмаз улы, 
бу шартнамәне түбәндәге эш турында төзедек:
1.       Мин, Ә.И.Әхмәтов, А.А.Асыловтан биш ай срок белән 2005 нче елның 14 нче декабренә кадәр процентсыз түләү шарты белән 
ун мең сум акча алып тордым.
2.       Мин, Ә.И.Әхмәтов, бурычны күрсәтелгән сроктан алдарак та түли алам, ә А.А.Асылов кабул итеп алырга тиеш.
3.   Бурычны түләү Татарстан Республикасы Питрәч рай­онының Күн авылында башкарылырга тиеш.
4.   Шартнамә төзү буенча чыгымнар Ә.И.Әхмәтов тара­фыннан түләнә.
5.       Россия Федерациясе Граждан кодексының 807—813 нче статьялары эчтәлеге якларга аңлатылды.
6.   Шартнамә ике нөсхәдә төзелде. Аның бер нөсхәсе Шәле җирле үзидарәсендә саклана, ә икенчесе А.А.Асыловка би­релә.
Имзалар:  ________________          _________________
Ун мең сум акчаны алдым  ___________пиписка___________
                                                                                           (имза)
2005 нче ел, 14 нче июль.
Шартнамә Шәле җирле үзидарә башлыгы тарафыннан расланды.
Шартнамәгә яклар мин барында имза куйдылар. Аларның хокуктан файдалану сәләте тикшерелде.
Җирле үзидарә башлыгы ___азалия лох__________________________
                                                                                                    (имза)
Мөһер

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]