|
04 апрель 2016 |
| |
Татарстанның элеккеге җитәкчеләренә дәүләт гарантияләре бирү тәртибе үзгәртелә |
Татарстан Дәүләт Советына "ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында"гы ТР Законының 19 нчы маддәсенә һәм "ТР Дәүләт вазифалары турында"гы ТР Законының 13 нче һәм 131 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты кертелде. Ул республиканың элеккеге җитәкчеләренә (ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаруны туктаткан затларларга) өстәмә дәүләт гарантияләре бирү тәртибен катгыйлата.
|
|
|
|
04 апрель 2016 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте |
4 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте.
|
|
|
|
02 апрель 2016 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Ренат Акчуринны 70 яшьлек юбилее белән котлады |
|
2 апрельдә танылган кардиохирург, Россия медицина фәннәре академиясе һәм Россия фәннәр академиясе академигы, А.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Мәскәүдә узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, танылган милләттәшебезне Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән тәбрикләде.
|
|
|
|
01 апрель 2016 |
| |
Альберт Хәбибуллин Әгерҗе районына сәфәр кылды |
29 мартта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Әгерҗе районында гражданнарны кабул итте. Аерым кешеләр белән очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге җитәкчесе Ришат Нурисламов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыльметдинова катнаштылар.
|
|
|
|
31 март 2016 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин “ГАЗ-21 Волга” авторетроклубы утырышын уздырды |
|
31 мартта “Казан” мәдәни үзәгендә “ГАЗ-21 Волга” клубының яңа сезон ачылуга багышланган утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, әлеге республика иҗтимагый оешмасы президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
|
|
|
|
31 март 2016 |
| |
Дәүләт Советында энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану турында фикер алыштылар |
|
Бүген ТР Дәүләт Советында республика парламентының “РФ гражданнарын арзанлы һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольда тоту буенча комиссиясенең, энергитика ресурсларын сарыф итүне оптимальләштерү һәм халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен киметү максаты белән, торак фондында энергетика нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендәге эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Очрашуда ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗлык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, “Казан энергосервис үзәге” муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Чекашов катнашты.
|
|
|
|
31 март 2016 |
| |
Бөгелмәдә Бюджет, салым һәм финанслар комитеты күчмә утырышы узды |
Бүген Бөгелмәдә “Татнефть” ГАҖ нең механика заводы базасында ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты күчмә утырышы уздырылды. Анда физик һәм юридик затларның милкенә кадастр бәясеннән салым салу турындагы законны чынга ашыру, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр учеты проблемалары турында фикер алыштылар.
|
|
|