(Translated by https://www.hiragana.jp/)
Равил Җиһаншин — Wikipedia Эчтәлеккә күчү

Равил Җиһаншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Җиһаншин latin yazuında])
18 июн 2024, 20:46 юрамасы; Frhdkazan (бәхәс | кертем) (→‎Искәрмәләр: + == Сылтамалар == {{Тышкы сылтамалар}} == Моны да карагыз == {{Татарстан Республикасының Атказанган төзүчеләре}} {{Портал|Шәхесләр}})
Туу датасы 7 апрель 1963(1963-04-07) (61 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Эш урыны Казтрансстрой һәм 2 нче санлы төзелеш тресты
Башкарган вазыйфа ТР Дәүләт Советы депутаты[d]
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Бүләкләр

Равил Җиһаншин (Зиганшин Равиль Хабибулович) — төзелеш эшлеклесе, Татарстанның, Рәсәйнең атказанган төзүчесе (2004, 2015).

Казан төзүче инженерлар институтын бетергәчтен 1985-1986 да «Казтрансстрой» трестында инженер булып эшли. 1986 дан Татстройның 2 нче санлы төзелеш трестында: 8 нче төзелеш-монтаж идарәсендә участка башлыгы, кече механизациянең хуҗалык исәбе участогында төзелеш эшләре җитәкчесе (прораб). 1991 дән башлап «Тан» (1991-94), «Лаек» (1994-98) предприятияләре директоры. 1998-2005 тә «Татгазинвест» ЯАҖдә департамент башлыгы. 2005 тән башлап «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе баш директоры.

ТР Дәүләт Советының өченче, дүртенче, бишенче чакырылышлары депутаты.

2021 дә 1,3 млрд сум салым түләмәгән өчен кулга алына, тик 100 млн сум түләп иреккә чыгарыла; 2022 дә Җиһаншинга карата аеруча зур күләмдә (2,7 млрд сум) салым түләмәү өчен җинаять эше кузгатыла.[1] 2024 тә Югары Ослан районында машинасы белән 64 яшьлек әбине бәрдереп үтерә, әлеге факт буенча билгесез затка карата җинаять эше ике ай үткәч ябыла.[2][3]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз