Карл Боль
Карл Боль | |
---|---|
Туган | 1 (13) июль 1871 Санкт-Петербург, Россия империясе |
Үлгән | 25 март 1959 (87 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Лейтенант Шмидт урамы[1] |
Һөнәре | укытучы |
Эш бирүче | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | ветеринария фәннәре докторы[d] |
Карл Боль (1 (13) июль 1871, Санкт-Петербург, Россия империясе — 25 март 1959 (87 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — ветеринария патологоанатомы, ветеринария фәннәре докторы (1934), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1924, 1930). 1895-1959 елларда Казан ветеринария институтында: патологик анатомия кафедрасы мөдире (1900-1959), директор (1918-1938); бер үк вакытта Казан университетының патологик анатомия кафедрасы мөдире (1921-1924) һәм Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты директоры (1932-1937). Хезмәтләре атларда маңка, котыру, йогышлы анемия (инан) авырулары, туберкулёз һәм паратуберкулёз, тагун (чума), сальмонеллёз һәм дуңгызлардагы йогышлы тире авырулары патогенезы, патоморфологиясенә һәм бу авыруларга диагноз куюга карый.[2]
Искәрмәләр
- ↑ Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 год: Сведения об учреждениях - центральных, губернских и уездных, а также об организациях - национальных, профессиональных, политических и др.: (По данным за 1-е полугодие 1920 г.). — Казань: 1920.
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В