2013 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
2009 · 2010 · 2011 · 2012 — 2013 — 2014 · 2015 · 2016 · 2017 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2013 MMXIII |
Юлиан тәкъвим | 2012—2013 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7521—7522 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2765—2766 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5773—5774 ה'תשע"ג — ה'תשע"ד |
Һиҗри тәкъвим | 1434—1435 (5 ноябрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4505—4506 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1462 ԹՎ ՌՆԿԲ
|
Кытай тәкъвиме | 4709—4710 (10 февральдан) кара аждаһа — кара елан |
Хәбәш тәкъвим | 2005 — 2006 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2069—2070 |
- Шака самват | 1935—1936 |
Шәмси тәкъвим | 1391—1392 |
Буддачылык тәкъвиме | 2556 |
Япон ел исәбе | 25 ел Хэйсэй |
2013 (ике мең унөченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2013 елы, III меңьеллыкның 13 елы, XXI гасырның 13 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 3 елы, 2010 елларның 4 елы. 2013 елдан бирле 11 ел үтте.
- 2013 ел Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең Чучхе тәкъвимендәге 102 елга туры килә.
- TIME журналы 2013 елның «Ел кешесе» дип Франциск Рим Папасын атады.
Вакыйгалар
Гыйнвар
- 1 гыйнвар — Украина ОБСЕ оешмасында җитәкчелек итә башлый[1].
- 1 гыйнвар — Россиядә барлык документларны диярлек берләштергән универсаль электрон карта кертелә башлый[2].
- 9 гыйнвар — Ливия парламенты илнең исемен «Ливия дәүләте»нә үзгәртә[3].
- 11 гыйнвар — Малида гадәттән тыш чара игълан ителә, хөкүмәт соравы буенча илгә француз гаскәрләре кертелә[4].
- 20 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама вазифасына керешә[5].
- 21 гыйнвар — Татарстан Фәннәр академиясендә Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан тантана чарасы үтә[6].
- 23 гыйнвар — Каталония парламенты төбәкнең дәүләт суверенитеты һәм милләтнең үзбилгеләнү хокукы турында декларация кабул итә[7].
- 23 гыйнвар — Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан композиторлары иҗатыннан торган антология тәкъдим итү кичәсе уза[8].
- 23—27 гыйнвар — Халыкара икътисад форумы (Давос, Швейцария)[9].
Февраль
- 2 февраль — Швециядә Туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты 2013 тәмамланды.
- 15 февраль — Чиләбе тирәсендә һавада 10 мең тонна авырлыктагы метеорит шартлаган (Чиләбе метеориты).
- 21 февраль — Татарстан парламенты Татарстан Республикасы Дәүләт гимны сүзләрен кабул итте.
Март
Апрель
- 17 апрель — Камил Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе итеп сайланды.
Май
- 9 май — Казанда берьюлы 3 яңа метрополитен станциясе пассажирлар өчен ачылды.
- 18 май — Швециядә чираттагы Евровидение бәйгесе тәмам булды. Татарстанлы Динә Гарипова бәйгедә катнашып, 5-нче урынга калды.
Июнь
Июль
- 6 июль — Казан-Арена стадионы ачылды[10] (2019 елдан «Ак Барс Банк Арена»)[11].
- 6—17 июль — Казанда Җәйге Универсиада узган.
- 19 июль — Казанда Ярдәм мәчете ачылды.
Август
- 10 август — Амур елгасы бассейнында су басу башланды, Россия ягында меңләгән кеше йортсыз-җирсез калды.
- 23 август — Казандагы Иске татар бистәсенең үзәк Насыйри урамы һәм Күнче тыкрыгы җәяүлеләр өчен йөрү урыны итеп калдырылды.
Сентябрь
Октябрь
- 21 октябрь — Волгоградта автобус шартлау.
Ноябрь
Декабрь
- 20 декабрь — Татарстан президенты 12 ел буе эшләп, Рубин футбол клубы тарихында иң зур нәтиҗәләргә ирештергән тренер Корбан Бердыевны эшеннән азат итте.
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2013 елда вафатлар исемлеге
- 16 гыйнвар — Адлер Тимергалин, татар язучысы, тәрҗемәче.
- 3 февраль — Марис Нәзиров, татар шагыйре, журналист.
- 9 февраль — Илдар Ханов, татар рәссамы, сынчы, архитектор.
- 10 февраль — Заһид Фәйзи, татар язучысы.
- 2 март — Әкъдәс Бикколов, химик.
- 5 март — Уго Чавес, Венесуэла президенты.
- 12 март — Әгъзам Фәттахов, татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 21 март — Борис Березовский, Россия эшкуары, сәясәт эшлеклесе.
- 28 март — Нәҗип Асанбаев, татар язучысы, драматург.
- 8 апрель — Маргарет Тэтчер, Бөекбритания премьер-министры.
- 9 апрель — Еркегали Рәхмәдиев, казакъ композиторы.
- 10 апрель — Роберт Эдвардс, британ галиме, физиолог.
- 10 май — Әхсән Баян, татар әдибе, шагыйрь, драматург.
- 27 май — Юнона Карева, Казан Зур театры актрисасы, педагог.
- 30 май — Шамил Тимербулатов, композитор, Тукай премиясе (2013).
- 14 июль — Хәләф Низамов, Татарстанның дәүләт эшлеклесе.
- 8 август — Рафис Могыйнов, хәрби журналист.
- 13 сентябрь — Равил Сәлихмәт, инженер, эмиграциядәге татар җәмәгать эшлеклесе.
- 15 октябрь — Данияр Мөштәри, математик, физика-математика фәннәре докторы.
- 25 ноябрь — Таһир Ахунҗанов, журналист, драматург, язучы, Башкортстанның дәүләт һәм СБКФ эшлеклесе.
- 5 декабрь — Нельсон Мандела, КАР негрларының милли-азатлык хәрәкәте юлбашчысы.
- 5 декабрь — Казбек Гыйззәт, фәлсәфәче.
- 23 декабрь — Михаил Калашников, үз исемендәге ату коралы уйлап табучы.
- 24 декабрь — Абрек Абзгилдин, рәссам.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[12]
- Ильяс Айдаров, рәссам — 2005—2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральск белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.
- Нәбирә Гыйматдинова, язучы — «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Синдә минем хакым бар» китаплары, «Хатыннар сагышы» әсәре өчен.
- Алсу Гайнуллина, актриса — Осетин драматургы Геор Хугаевның «Кара чикмән» әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен.
- Софья Кузьминых, рәссам — Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен.
- Шамил Тимербулатов, композитор — «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» исемле бишенче симфония өчен.
Нобель премиясе лауреатлары[13]
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Рэнди Шекман, Джэймс Ротман, һәм Томас Зюдһоф — күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнү өчен.
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Һиггз һәм Франсуа Энглер — вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклау һәм кисәкчәләрнең калганнарының нигезен тәшкил иткәнен исбатлау өчен.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Мартин Карплюс, Майкл Левитт һәм Ари Уоршел — катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Канада язучысы Элис Мунро — хатын-кызлар язмышына багышланган кечкенә хикәяләре өчен.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Ларс Һансен, Юджин Фама һәм Роберт Шиллер — финанс базарында кыйммәтле кәгазьләрнең бәясен фаразларга мөмкинлек бирү өчен.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Химик коралны тыю оешмасы — химик коралны юк итү тырышлыклары өчен.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
БМО-ның тәкъвимендәге вакыйгалар[14]
- 2013 Халыкара су мәсъәләсенә хезмәттәшлек елы (БМО-ның A/RES/65/154 резолюциясе нигезендә).
- 2013 Халыкара киноа елы (БМО-ның A/RES/66/22 резолюциясенең A/66/446 проекты нигезендә).
- 2005–2014 Дөньяның төп халыкларның икенче халыкара унъеллыгы 2013 елның 28 май көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/59/174 резолюциясе нигезендә).
- 2005–2014 Тотрыклы үсеш мәгърифәте унъеллыгы (БМО-ның A/RES/57/254 резолюциясе нигезендә).
- 2005–2015 «Яшәү өчен су» халыкара адымлар унъеллыгы (БМО-ның A/RES/58/217 резолюциясе нигезендә).
- 2006–2016 Зарарланган регионнарны торгызу һәм тотрыклы үстерү унъеллыгы (Чернобыль һәлакәтеннән соң өченче ун еллык) (БМО-ның A/RES/62/9 резолюциясе нигезендә).
- 2008–2017 Ярлылыкны бетерү буенча икенче унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/205 резолюциясе нигезендә).
- 2010–2020 Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/195 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымлар унъеллыгы 2012 елның 7 март көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/64/255 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Биотөрлелек унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/161 резолюциясе нигезендә).
- 2011–2020 Колониализмны бетерү буенча өченче халыкара унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/119 резолюциясе нигезендә).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Украина стала председателем ОБСЕ 2013 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Выдача универсальных электронных карт начинается в России 2013 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Ливия отказалась от названия «Великая Джамахирия» (рус.)
- ↑ Войска Франции вступили в бой с исламистами в Мали 2013 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Обама президентлыкка ант итте
- ↑ Роальд Сәгъдиев 80 яшен Казанда билгеләде
- ↑ Барселона вспомнила о праве на самоопределение (рус.)
- ↑ "Татарстан композиторларының музыка антологиясе" тәкъдим ителде
- ↑ Открытие форума: Россия представит в Давосе три пути развития страны (рус.)
- ↑ Футбольный стадион Ак Барс Арена, archived from the original on 2017-08-07, retrieved 2020-08-01
- ↑ Стадион «Казань Арена» переименован в «Ак Барс Банк Арена», archived from the original on 2020-11-26, retrieved 2020-08-01
- ↑ Татарстан президенты Тукай бүләкләре тапшырды
- ↑ Нобель бүләкләре өләшенеп бетте диярлек
- ↑ БМОның истәлекле даталар, еллар һәм унъеллыклары