Алексей Песошин
Алексей Песошин | |
---|---|
Татарстан премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2017 елның 17 апреле | |
Аңа кадәр | Илдар Халиков |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 9 декабрь 1963 (60 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Әти | Валерий Андрей улы Песошин |
Белем | Казан дәүләт университеты |
Алексей Песошин, Алексей Валерий улы Песошин (рус. Песошин Алексей Валерьевич, 1963 елның 9 декабре, Татарстан АССР, Казан) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның премьер-министры (2017 елның 17 апреленнән). Физика-математика фәннәре кандидаты (1993).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елның 9 декабрендә Казанда радиоэлектроника галиме Валерий Андрей улы Песошин [1] гаиләсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган (1986), «Численное и численно-экспериментальное исследование тонкостенных конструкций на основе метода конечных элементов» дигән темага физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993). 11 фәнни хезмәт, 1 уйлап табу авторы.
1986-1995 елларда Казан дәүләт универститетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр [2].
1995-2000 елларда Казан шәһәре Совет районының 79нчы санлы «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә белгеч, баш инженер урынбасары, идарә башлыгы.
2000-2002 елларда «Казан газ аппаратурасы заводы - Веста» ААҖ баш инженер, директор урынбасары, 2007 елдан генераль директор.
2007 елда «Алтын башак» (рус. Золотой колос) ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары — «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарәче компаниясенең ҖЧҖ директоры.
2007-2010 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2010 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
2010 ел — 2014 елның гыйнвары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
2014 елның 10 гыйнварыннан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары.
2017 елның 3 апреленнән Татарстан премьер-министры в.б., 17 апреленнән Татарстан премьер-министры[3][4].
2020 елның 18 сентябрендә яңа срокка Татарстан премьер-министры вазифасына расланган. Аның намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан хуплаган[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2002 ― «Бөтенрусия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале.
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2009 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан).
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.
- 2021 ― «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медале[6].
- 2022 ― Александр Невский ордены [7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ ТР эшлекле үзәге сайты, archived from the original on 2017-04-19, retrieved 2017-04-17
- ↑ Премьер-министром РТ стал Алексей Песошин
- ↑ Песошин: Готов приложить все силы для выполнения задач, которые ставит Президент РТ. Татар-информ,17.04.2017
- ↑ Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.07.2020
- ↑ Шойгу в Москве вручил медаль Премьер-министру Татарстана Алексею Песошину. Татар-информ, 26.11.2021
- ↑ Путин Песошинны һәм Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 8.08.2022
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР хөкүмәте рәсми сайты(үле сылтама)
- 9 декабрь көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Физика-математика фәннәре кандидатлары
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- Инженерлар
- Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары