Динара Садретдинова
Динара Садретдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Динара Рәфыйк кызы Садретдинова |
Туган | 4 июнь 1976 (48 яшь) Мәскәү |
Яшәгән урын | Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | тележурналист |
Динара Садретдинова — телевизион журналист. 2002-2015 елларда Россия-1 телеканалында мөселманнар өчен «Мусульмане» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1976 елда Мәскәү шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең нәсел-нәсәбе хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Питрәксе авылында. Рәфыйк Садретдинов озак еллар автослесарь булып эшләгән. Разия Садретдинова радиода тавыш операторы, аннары тавыш режиссеры булып эшләгән. Динараның 6 яшькә олы апасы Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Динара — Мәскәүдә туган дүртенче буын. Кияүдә, кызы Ясминне үстерә.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС), 1999г, музыкаль театр актрисасы.
- Мәскәү ачык мәгариф институты, 2004г, лингвокультуроведение.
Хезмәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1999 — «АСТ-Прометей» спутник телеканалындагы «Ислам дөньясы» программасын алып баручы. 2002 – 2015 елларда — ВГТРК «Россия» телеканалында «Мөселманнар» 2012 елның 26 сентябрь көнендә архивланган. тапшыруын алып баручы.
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Динара Садретдиновага үзләренең хөрмәтен күрсәтеп, Татарстан, Карачай-Черкес, Дагыстан республикалары “атказанган артист” исемен биргәннәр, ул шулай ук Ингушетия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Динара Садретдинова: "Ислам турында тапшырулар интернетта чыгачак"
- “Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды” 2020 елның 9 август көнендә архивланган.