Нури Сакаев
Нури Сакаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Нуретдин Нәбиулла улы Сакаев |
Туган | 1 август 1885 РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Богады вулысы, Шланлыкүл |
Үлгән | 28 февраль 1927 (41 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Островски урамы, 10[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Россия республикасы РСФСР СССР |
Һөнәре | театр актеры |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры (1926). |
Нури Сакаев (1 август 1885, Шланлыкүл, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 28 февраль 1927 (41 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — Татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссер, Хезмәт Батыры (1926).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туган авылында һәм Бәләбәйнең башлангыч мәктәбендә укый. Атасы үлгәч, гаиләләре Ырынбурга күчә. Нури Хөсәения мәдрәсәсенә укырга керә. Урта курсны тәмамлагач, Нури чәйханәдә эшли, 1904 елдан – Ырынбурда урнашкан Ташкәнт тимер юл мастерскоенда эш таба. Революцион хәрәкәттә катнашкан өчен Сакаевны эштән куалар. 1907 елда Сакаев үзенең ике туган абыйсы Ильяс Кудашев-Ашказарский җыйган театр труппасына кушыла (1908 елдан – «Сәйяр» труппасы). «Сәйяр»дә 1912 елга кадәр эшли.
1912-1915 еллардан Уфада, яңа төзелгән «Нур» труппасында. 1915 елда Казанга әйләнеп кайта. 1916 елда хәрби хезмәткә алына, бераздан сәламәтлеге сәбәпле кире җибәрелә. 1917 елдан Ырынбурда, «Ширкәт» труппасында. 1919-1920 елларда Нури Сакаев — фронт театрында. 1920 елның ахырында аны Ташкәнткә татар театрына эшкә чакыралар, ул агитация поезды режиссеры булып хезмәт куя. 1921 елның уртасында Татарстан мәгариф комиссиясе аны Казанга чакыра, Татар театрында эшләргә.
1922 елны аны Уфага, 1нче башкорт дәүләт театрына режиссерлык итәргә чакыралар. 1926 ел уртасына кадәр шунда эшләп, кире Казанга, Татар академия театрына әйләнеп кайта, 1927 елның февралендә кинәттән вафат була. Кабере Казанда — Яңа бистә зиратында.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сакаев – образларны ботен тирәнлеге белән, чын тормышчан итеп тамашачыга җиткерә алган күренекле артист. Гомерендә йөздән артык роль башкара. Габделхаликъ — "Помада мәсьәләсе" (И. Багданов); Осип, Ляпкин-Тяпкин — "Ревизор" (H. Гоголь); Саттар — "Ямьсез тормыш" (Ф. Сәйфи-Казанлы); Сафый бай — «Тигезсезләр» (Ф. Әмирхан); Тимерхан — "Беренче чәчәкләр", Нуретдин — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин) һ.б.
Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1926 елда Хезмәт Батыры исеме белән бүләкләнә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1967 елның февралендә, Татар дәүләт академия театрының 60 еллыгы уңаеннан, элек Академия театры урнашкан Казан Яшь тамашачылар театры дивары бинасына аның исеме уелган хәтер тактасы эленгән.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Улы Ринат Сакаев, театр укуханәсен тәмамлаган, ВЛКСМ Казан шәһәр комитетының эшче-яшьләр бүлеге мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре»ндә журналист, радио-телевидениедә режиссёр булып эшләгән.
Ринат...тәбәнәк буйлы, бик тә хәрәкәтчән. Кара бөдрә чәч. Очкынлы күзләре аңа Аллаһы тарафыннан артист булу өчен бүләк ителгәндер, мөгаен. Өс-башы һәрвакыт сәхнәдәгечә гөлт итеп тора. Чалбарының сыры май кисәрлек. Әллә инде көмеш тешләре дә бар иде шунда, якты елмаюы күңелгә сеңеп калган. Мөгамәләсе йомшак, дустанә. Бер сүз белән әйткәндә, зыялы зат! Никтер сәхнәгә тартылмады. Бер нәселдән булган Иркә [Сакаева] Казан телевидениесенең кабатланмас дикторы булып танылды. Ринат туганы өчен куанып яшәде. Иртә өзелде яшь Сакаевларның гомере. Сәбәбен чамалыйм...[2]
- Аның белән бер нәселдән булган кыз туганы Иркә Шаһибәк кызы (1938—1980), Казан телевидениесе дикторы, ТАССР атказанган артисты.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/273.pdf
- ↑ Госман Гомәр. Сакаевлар — зыялы токым. Китапта: Даһилар мөнбәре. К.: ТКН, 2015, 104нче бит. ISBN 978-5-298-02909-4
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нури Сакаев — один из основоположников татарского театра (рус.)
- Сакаев Нури Набиуллович (рус.) 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел. Ике томда. Икенче том бит112 2014 елның 19 май көнендә архивланган.