(Translated by https://www.hiragana.jp/)
Сычуань — Wikipedia Эчтәлеккә күчү

Сычуань

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сычуань latin yazuında])


Сычуань
四川しせん, Sìchuān
Халәт

вилаять

Административ үзәге

Чыңду

Иң эре шәһәре

Чэнду

Губернатор

Цзян Цзюйфэн

ККФ сәркатибе

Лю Цибао

Тулаем Эчке Продукт (2004)

655,6 млрд Кытай юане  (9-нче)

Халык (2010)

80 418 200 (4-нче урын)

Тыгызлык

163,74 кеше./км² (25-нче урын)

Мәйдан

491 146 км²
(5-нче урын)

Сычуань на карте

Аббревиатура

かわ яки しょく (Chuān или Shǔ)

Код ISO 3166-2

CN-51

http://www.sichuan.gov.cn/
Сычуань на Викискладе

Сычуа́нь (||四川しせん Sìchuān) — Кытайның үзәк өлешенең көньягындагы провинция. Башкаласы һәм иң эре шәһәре -Чэнду. Халкы 80 418 200 кеше (провинцияләр арасында 4-енче урын, 2010 ел бирелгән мәгълүматы). Атамасы がわかいよん («дүрт Чуанься өлкәсе») дигәннән кыскартылма һәм Сун империясе вакытында бу территориядә Чуанься өлкәсе булганга һәм соңыннан дүрт өлкәгә - "лу"га бүленгәнгә бәйле.

Провинция 491 146 км² мәйдан били (5-енче урын). Провинциянең үзәк һәм көнчыгыш өлеше Сычуань казанлыгы чикләрендә урнашкан. Төньякта Ганьсу белән, төньяк-көнчыгышта Шэньси, төньяк-көнбатышта Цинхай, көньякта Юньнань белән чиктәш.

2008 елның 12 маенда Сычуаньда көчле җир тетрәү булган, ул провинция шәһәрләренең күп өлешен җимергән. Җир тетрәүнең магнитудасы 7,9 балл булган. 22 майга торыш буенча хөкүмәт 50 мең һәлак булган кеше турында мәгълүмат бирә.

Неолит һәм Бронза гасыры чорында монда Сансиньдуй мәдәнияте булган (безнең эрага кадәр III—I меңьеллык). III гасырда Сычуань территориясе Шу патшалыгының нигезен хасил иткән. IV гасырда монда Чэн варвар патшалыгы оешкан. V гасырда Сычуань өстеннән гегемония табгачларга күчкән.

1911 елда провинциядә Сычуань фетнәсе башланган, ул Синьхай инкыйлабына кадәр булган.

1939 елда Сычуань провинциясенең көнбатыш өлеше аерым Сикан провинциясенә аерылып чыгарылган. 1950 елда Сикан провинциясенең көнбатыш өлеше Тибет автномияле районы составына кертелгән, калган өлеше 1955 елда янә Сычуань составына кертелгән.

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Провинция 21 административ-территориаль берәмлеккә бүленә: 17 шәһәр округына, 1 субпровинциаль әһәмиятле шәһәргә һәм 3 автономияле округка.

Карта Татарча атамасы Кытайча атамасы Пиньинь Статус
1 Гардзе-Тибет АО あまつとむぞうぞく自治じちしゅう Gānzī Zàngzú Zìzhìzhōu автоном округ
2 Нгава-Тибет-Цян АО おもね坝藏ぞく羌族自治じちしゅう Ābà Zàngzú Qiāngzú Zìzhìzhōu автоном округ
3 Мяньян 绵阳 Miányáng Shì Шәһәр округы
4 Гуанъюань 广元 Gǔangyúan Shì Шәһәр округы
5 Наньчун みなみたかし Nánchōng Shì Шәһәр округы
6 Бачжун ともえ中市なかいち Bāzhōng Shì Шәһәр округы
7 Дачжоу 达州 Dázhōu Shì Шәһәр округы
8 Яань まさやすし Yǎ'ān Shì Шәһәр округы
9 Чэнду なり都市とし Chéngdū Shì Субпровинция дәрәҗәсендәге шәһәр
10 Дэян とく阳市 Déyáng Shì Шәһәр округы
11 Суйнин とげ宁市 Sùiníng Shì Шәһәр округы
12 Гуанъань 广安 Guǎng'ān Shì Шәһәр округы
13 Мэйшань 眉山びざん Méishān Shì Шәһәр округы
14 Цзыян 资阳 Zīyáng Shì Шәһәр округы
15 Лэшань 乐山 Lèshān Shì Шәһәр округы
16 Нэйцзян うち Nèijiāng Shì Шәһәр округы
17 Цзыгун 贡市 Zìgòng Shì Шәһәр округы
18 Ибинь むべ宾市 Yíbīn Shì Шәһәр округы
19 Лучжоу 泸州 Lúzhōu Shì Шәһәр округы
20 Ляншань-Ий АО 凉山つねぞく自治じちしゅう Liángshān Yízú Zìzhìzhōu автоном округ
21 Паньчжихуа よじえだはな Pānzhīhūa Shì Шәһәр округы

Провинция халкының күпчелеген Хань милләте кешеләре тәшкил итә (атап ук әйткәндә кытайлар). Шулай ук провинциядә и, наси, тибетлылар һәм цян халыклары яши. Тибетлылар, наси һәм и халкының провинция чикләрендә үз автономияле округлары бар - Гардзе-Тибет автономияле округы, Нгава-Тибет-Цян автономияле округы һәм Ляншань-Ий автономияле округы. Үз вакытында монда кайбер мәгълүматларга караганда верификацияләнмәгән озак яшәүче ЛиЦиньюнь булган, ул 256 ел яшәгән.

Провинциядә авыл хуҗалыгы үскән - дөге һәм бодай үстерелә; провинция Кытай провинцияләре арасында дуңгыз ите җитештерү буенча беренче урынны һәм тут ефәк тукучы коконнары җыю буенча икенче урынны алып тора. Илдә хәмер җитештерүнең провинциянең өлеше 20%-тан артык. Провинция территориясендә Кытай Халык Җөмһүриятендә ванадий, кобальт һәм титан ятмаларының яртыдан артыгы һәм шулай ук әһәмияткә ия тимер руда һәм башка минераль казылмалар запаслары бар. Провинциядә сәнәгатьнең автомобил, аэрогаләм, металлургия, азык-төлек тармаклары үскән. Провинция Кытайның саклау сәнәгате һәм фәнни-техник потенциал үсеше ягыннан стратегик булып тора.

Лэшаньда Будда сыны

Сычуань провинциясендә 3000 ел элек булган корылмаларның бер комплексы табылган, ул 250 квадрат метрдан артык мәйдан били. Бу Цзиньша җимерекләрендә табылган иң зур һәм камил архитектур корылма дип фараз ителә. Табылган бина борынгы Цзиньша шәһәренең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Казылмаларның мәйданы 2000 квадрат метр били. Археологлар сүзләре буенча ул Шан династиясенең хөкем итүенең соңында 3000 ел элек безнең эрага кадәр 1600-1100 елларда төзелгән булган. Озынлыгы 23 м һәм киңлеге 10 м булган борынгы бина биш киң бүлмәдән тора, шул ук вакытта гади кешенең торагы ул вакытта 5 метрга 3 метр алып торган. Экологик туризм карашы ягыннан төп карарга лаек урын булып Чэнду даирәләрендәге пандаларның тыюлыгы һәм питомнигы һәм панда Институты тора.

ЮНЕСКОның Дөнья мирасы исемлегенә провинция территориясендә булган түбәндәге объектлар кертелгән:

Бу провинциядә Кытай Республикасының премьер-министры һәм чит эшләр министры Чжан Цюнь туган. Кытай хөкүмәтенең иң озак яшәүче җитәкчесе, ул 100 елдан артык яшәгән 12 дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре исемлегенә керә. Ул 7 ел (1940-1947) провинциянең губернаторы булган.

Тугандаш өлкәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 4 маенда Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы узды[1]. Анда Казан Университетлары ректорлары һәм Сычуань университетлары ректорлары арасында килешүләргә имза куелган. Сычуань икътисады, мәдәнияте турында сөйләнгән. Форум "КОРСТОН" үзәгендә үткән.