Яр Чаллы архитектурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы архитектурасы latin yazuında])
Бульвар белән күп катлы торак төзелеше - Яңа Шәһәрдәге Энтузиастлар бульвары
Типик чишелеш - Мәскәү проспекты белән Вахитов проспекты киселеше

Яр Чаллы - 1970 - 1980 елларда яңадаң диярлек тулысынча төзелгән уникаль шәһәр, Тольятти белән бергә Совет чорында төзелгән соңгы яңа ике зур шәһәрләргә керә.

Шәһәр төзелеше вакытында Совет архитекторлары компетентлы инженер һәм транспорт инфраструктурасын салганнар, инсоляция, аэрация һәм яшел зоналар турында уйлаганнар. Озак вакыт эчендә Яр Чаллы Татарстанның көньяк-көнчыгышында гына түгел, ә ниндидер мәгънәдә бөтен Советлар Союзында шәһәр төзелешен үстерү үзәкләренең берсе булган иде.

Ләкин, шәһәрнең тиз төзелеш вакытын исәпкә алып, уникаль, оригиналь архитектура булдыру мөмкин түгел иде. Шуңа күрә шәһәр күбесенчә типлы күп катлы биналардан тора.

XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Улица Центральная в Набережных Челнах в начале XX века.jpg
XX гасыр башында Үзәк урам

Шәһәрнең тарихи һәм архитектура мирасына Изге күккә ашу соборы ( 1872 - 1882 ), Косма һәм Дамиан чиркәве ( 1845 - 1859 ), сәүдәгәрләрнең зур йортлары, Үзәк урамдагы сәүдә кибетләре ( XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы) керә.

1914 - 1917 елларда Россия дәүләт банкы фондларында чит ил компанияләре һәм профессионаллар җитәкчелегендә төзелгән Русиядәге иң зур елга элеваторы XX гасыр башында шәһәр символы иде. Бу бина шәһәрдә сәнәгать архитектурасының бердәнбер исән калган һәйкәле булып тора [1] .

Файл:Элеватор в Набережных Челнах в начале XX века.jpg
Изге Күккә ашу чиркәве Яр Чаллы элеваторы Косма һәм Дамиан чиркәве

ХХ гасырның икенче яртысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының икенче туган көне итеп, Нижнекамск гидроэлектростанциясе һәм беренче заводлар төзелеше белән бәйле рәвештә "Камгэсэнергострой" төзелешен идәрә итү бүлеге килеп чыгу елын, 1964-нче елны санарга мөмкин. Шул вакыттан шәһәр яңа архитектур күренешен ала башлады [2] .

Илдәге йөк машиналар КамАЗ иң зур заводын һәм шәһәрнең башка тармакларының урнашуы турындагы карарны исәпкә алып, 1972- нче елда Яр Чаллы үсеше өчен генераль план эшләнде. Төзелеш Мәскәү шәһәр төзелеше институты тарафыннан эшләнгән, аны ССРБ Халык архитекторы Борис Рубаненко җитәкләгән [3] .

XX гасыр азагы - XXI гасыр башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"2.18" бизнес үзәгенең 25 катлы бинасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. Ермаков (2004-09-29). История строительства Челнинского элеватора. Вечерние Челны. әлеге чыганактан 2013-03-22 архивланды. 2013-02-24 тикшерелгән.
  2. Архитектура. Советские Челны.. www.history.fksu.ru (2013-03-02). әлеге чыганактан 2013-03-23 архивланды.
  3. Архитектура. Советские Челны.. www.history.fksu.ru (2013-03-02). әлеге чыганактан 2013-03-23 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]