Әкрам Галимов
Әкрам Галимов каз. A'kiram G'ali'mov | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Әкрам Миңлегалим улы Галимов |
Туган | 17 ноябрь 1892 Россия империясе, Акмолинск (Нурсолтан), Акмола өлкәсе |
Үлгән | 7 август 1913 (20 яшь) Троицк |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | язучы, мөгаллим |
Әкрам Галимов, Әкрам Миңлегалим улы Галимов, каз. A'kiram Men'lig'alymuly G'ali'mov (1892-1913) — XX гасыр башында иҗат иткән татар язучысы, шул ук вакытта казакъ шагыйре (каз. ақын), драматург, мөгаллим, тәрҗемәче, журналист. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1892 елның 17 ноябрендә Дала генерал-губернаторлыгына керүче Акмола өлкәсе Акмулла округы (1868 елдан Акмулла өязе) Акмолинск (хәзерге Нурсолтан) шәһәрендә туган. Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенең башлангыч бүлеген тәмамлаган (1905).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1905 елдан, мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлагач, Кустанай далаларына чыгып, казакъ балаларын укыта.
- 1911-1913 Казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында[1] җаваплы сәркатип булып хезмәт иткән.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Шура», «Айкап», «Кармак» журналларында, «Идел» газетасында «Чала татар», «Кара туры егет» псевдонимнары белән чыгышлар ясый. Өйрәнчек шигырьләре казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында дөнья күргән. «Акмулла», «Шура» журналларында күпләгән үләңнәре, мәкаләләре, әңгәмәләре, фельетоннары басылган. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган. Казакъ халкының артта калганлыгы турында чаң суга, аны укыту-агарту зарурлыгын яклап чыга. Казакъ теленә Габдулла Тукайның шигырьләрен, Джордж Байронның әсәрләрен (мәсәлән, «Шильон тоткыны» поэмасы) тәрҗемә иткән. Сәхнә әсәрләре Кустанай шәһәренең һәвәскәр театры сәхнәсендә, соңрак Уфа, Троицк шәһәрләрендә һәвәскәр труппалар тарафыннан уйнала.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1913 «Май мәсьәләсе, яхуд Аңгыра мулла» пьесасы
- «Бәхетсез сылу» пьесасы
- 1911 «O'kinis'» (тат. Үкенеч). «Айкап», 1911, № 10.
- 1912 «Qys» (тат. Кыш). «Айкап», 1912, № 1.
- 1912 «Bei's'ara qyz» (тат. Бичара кыз). «Айкап», 1912, № 11.
- 1912 «Jastyq jemister» (тат. Яшьлек җимешләре) шигырьләр җыентыгы. Казан, 1913.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: «Аруна Ltd.», 2010. ISBN 9965-26-096-6
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
- Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.
- Искаков Б. Этапы развития казахско-татарских литературных связей // Казахская литература и её интернациональные связи. Алма-Ата, 1973.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ә.М. Галимов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә
- Казакъ Википедиясе мәгълүматы (өлешчә)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1911-1915 елларда Троицки шәһәрендә нәшер ителгән журнал