Бүлмә чебене
Бүлмә́ чебене́ (Musca domestica) - чын чебеннәр семьялыгына керүче бөҗәк. Синантроп төр, космополит. Гәүдәсе 7-8 мм озынлыкта, соры төстә, күкрәгендә 4 буй полосасы бар, түше өстән тонык кара, астан саргылт рәсемле. Уртача киңлекләрдә бүлмә чебене елына якынча 9 буын бирә. Яшәү циклының дәвамлылыгы, тышкы мохиттәге температура һ.б. факторларга бәйле рәвештә, 10 нан алып 45 тәүлеккә кадәр. Ана чебен үз гомеренең 2,5 ае эчендә 600 дән алып 2 меңгә кадәр йомырка сала. Бер салганда уртача 120 йомырка (озынлыгы 1-1,2 мм) була; алар 8-50 сәгать үсә. Бүлмә чебененең личинкалары (озынлыгы 13 мм га кадәр) ак төстә, эчәктән тыш аш кайнату үзлегенә ия. Алар азыкка аш кайнату сыекчасы бүлеп чыгаралар һәм ярым эшкәртелгән азыкны суыралар. 3-25 тәүлек үсәләр, аннан соң курчакка әйләнәләр. Курчак дәвере 3 тәүлектән берничә айга кадәр (кышлаганда) сузыла. Бүлмә чебене личинка, курчак яки олы бөҗәк (аталандырылган ана чебеннәр) фазаларында кышлый.
![](https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a9/Musca.domestica.female.jpg/200px-Musca.domestica.female.jpg)
Бүлмә чебене күп кенә эчәк авыруларын (корсак тифы, дизентерия, холера) тудыручыларны, гельминт йомыркаларын күчерергә мөмкин.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.