Үзбәк теле
Үзбәк теле | |
Үзисем: |
O‘zbek tili, Ўзбек тили |
---|---|
Илләр: |
Үзбәкстан, Кыргызстан, Әфганстан, Казакъстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Россия |
Төбәкләр: |
бар дөнья |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
20 миллионнан артык кеше |
Дәрәҗә: | |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
узб 710 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Үзбәк теле (O‘zbek tili, Ўзбек тили, гарәп. ئۇزبېك تیلى яки O’zbekcha, Ўзбекча) — төрки тел, Үзбәкстанның дәүләт теле. Төрле чыганаклар буенча дөньяда үзбәк телендә сөйләшүчеләр саны 21 миллионнан башлап 25 миллионга кадәр. Күбесенчә Үзбәкстанда таралган, шулай ук Кыргызстан, Әфганстан, Казакъстан, Таҗикстан, Россия, Төрекмәнстан кебек илләрдә киң таралган.
Грамматик һәм лексик яктан үзбәк теленә иң якын телләр дип уйгыр телен атап була.
Үзбәк әлифбәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзбәк әлифбасы — Үзбәк теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Үзбәклар берничә әлифбә кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.
Латин әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзбәк язувын әрәп графикасыннан латин графикасына күчерү хакындаге беренче карар 1929 елның 15—23 май көннәрендә Сәмәрканд шәһәрендә булып үткән жөмһүрият мөшавирәсендә кабул ителгән вә бу карар 1929 елның 10 августында ҮзССР Халк мәариф комиссарлыгы һәйъәте (комиссиясе) тарафыннан тәсдыйк ителгән.
Күбрәк мәҗбүрилеккә нигезләнгән бу эшләмМәскәүдә эшләнгән рижә нигезендә Мәскәү вәкилләре күзәтүвендә амәлгә ашырылган. Сәмәрканд мөшавирәсендә кабул ителгән «латинлаштырылган үзбәк әлифбасы» 33 хәрф вә бер билгедән (апострофтан) ыйбарәт булган. Мөшавирәдә сингармонизм үзбәк әдәби теле өчен хас күренеш дип табылувы вә әлифбәгә 9 сузык өчен аерым хәрфләр кертелүве, шул нигездә эшкәртелгән дөрест язув кагыйдәләре соңрак үзен акламаган, амәлдә имләдә башбаштаклык барлыкка килгән, бер үк сүз берничә төрле языла торган булган. Нәтиҗәдә бу мәсьәлә 1934 елның гыйнварында булып үткән Тел һәм имлә мәсьәләләренә багышланган жөмһүрият корылтаенда яңадан карап тикшерелгән вә әлифбәгә тиешле үзгәрешләр кертелгән.
Үзбәкстан мөстәкыйльлеккә ирешкәннән соң жөмһурият үзбәк язувын кирилл графикасиыннан латин графикасына 1993 елның 2 сентябрендә Үзбәкстан Республикасының «Латин язувына нигезләнгән үзбәк әлифбәсене кулланув турында»гы кануны игълан ителде. Яңадан кабул ителгән үзбәк әлифбәсе 31 хәреф һәм апострофтан ыйбарәт дип билгеләнгән.[3]
1993-1995 еллар әлифбасы[4]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]А а | B b | D d | Е е | F f | G g | H h | I i |
J j | K k | L l | М m | N n | О о | P p | Q q |
R r | S s | Т t | U u | V v | X x | Y y | Z z |
Ç ç | Ğ ğ | Ɉ ɉ | Ññ | Öö | Şş | ’ |
1995 ел әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]А а | B b | D d | Е е | F f | G g | H h | I i |
J j | K k | L l | М m | N n | О о | P p | Q q |
R r | S s | Т t | U u | V v | X x | Y y | Z z |
O‘ o‘ | G‘ g‘ | Sh sh | Ch ch | ’ |
Кирилл әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Латин әлифбасы белән бер вакытта кирилл әлифбасы дә кулланыла:
А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | О о |
П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х | Ц ц |
Ч ч | Ш ш | Ъ ъ | Ь ь | Э э | Ю ю | Я я | Ў ў |
Қ қ | Ғ ғ | Ҳ ҳ |
Фонология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сүзләр ъадәттә окситоннар булып тора (яъни басым соңгы иҗеккә төшәдер), әмма билгеле сүз тәмамланышлары вә суффикс кушымчаларына басым төшмийдер.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]