Антанта
Антанта (фр. Entente — «килешү» сүзеннән) — Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиягә һәм аның «Өчлек берлеге» буенча беректәшләренә каршы сугышкан, 1918-1922 елларда, большевиклар хакимиятен бәреп төшерү максаты белән, Советлар иленә каршы хәрби интервенция оештырган дәүләтләрнең хәрби блогы.
Антантаның килештерүче органнары булып сәяси һәм хәрби конференцияләр, шулай ук блокка кергән илләрнең башлыкларыннан һәм Франция, Англия, АКШ, Италия генераль штаблары вәкилләреннән торган Югары шура тора. Антантада сәяси лидерлар булып Д. Ллойд Джордж (en), У. Черчилль, Дж. Керзон (en), Ж. Клемансо (fr), Ф. Фош (fr) (1918 елдан Антантаның Аурупадагы берләшкән гаскәре башлыгы), В. Вильсон тора.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында дөньяны яңадан бүлгәләү өчен көрәш көчәю сәбәпле, Аурупада бер-берсенә каршы торучы ике хәрби-сәяси төркем: 1879 елгы Австрия-Алмания килешүенә 1882 елда Италия дә кушылгач, хасил булган «Өчлек берлеге» һәм аңа каршы торучы (1891 елгы килешү һәм 1892 елгы конвенция белән ныгытылган) Россия империясе – Франция берлеге барлыкка килә. XX гасыр башына Аурупада хәрби-сәяси берлеккә кушылмаган көчле дәүләт булып, «соклангыч изоляция» курсына тугърылыклы һәм үзендә халыкара арбитр ролен саклаучы Бөекбритания генә калып килә. Әмма Алмания белән каршылыклар көчәю аны да Франция һәм Россия империясе белән якынаюга китерә.
Антантага 1904 елгы Бөекбритания – Франция килешүеннән соң нигез салына. Әлеге килешүдә Африка кыйтгасында ике ил арасындагы бәхәсле мәсьәләләрне чишү турында сүз барса да, тулаем алганда, ул хәрби һәм икътисади көчен арттыручы, дөньяны яңадан бүлгәләүне таләп итүче, Бөекбритания һәм Франция кебек иске колониаль державаларның куәтенә янаучы Алманиягә каршы юнәлтелгән була. Бөекбритания белән Франциянең Россия империясен дә хәрби хезмәттәшлеккә тартасылары килә. Россия империясенең ярдәменә, бигрәк тә, Алмания белән чиктәш булган һәм аңа, Аурупаның көнчыгышында икенче фронт ачылмаса, каршы тора алмаячагын аңлаган Франция мохтаҗ була.
Россия империясендә исә кайбер иҗтимагый оешмалар (алар эчендә Октябрь инкыйлабына кадәр киң таралган Рус халкы берлеге (рус. Союз русского народа) сәяси оешмасы) Алмания белән берлек ягында тора. Шул ук вакытта Бөекбритания яклы оешмалар да көчле була, аларга кадетлар, октябристлар һ.б. либераль фиркаләр кушыла. Шуның өстенә Франция, Россия империясенең төп кредиторы буларак, Николай II дән сәяси чигенүләр ясавын таләп итә. Шулай итеп, Россия империясендә Бөекбритания һәм Франция белән «Өчлек килешүе»нә (ингл. Triple Entente) кушылу фикере өстен чыга.
1906 елның апрелендә Россия империясе һәм Франция кораллы көчләренең штаб башлыклары киңәшмәсе уза. Россия империясенә кораллы көчләрен арттыру таләбе куела. Франция сугышка әзерләнү өчен Россия империясенә 2,2 млрд франк (700 млн сум) күләмендә яңа заем бирә.
1907 елда Петербургта Бөекбритания белән Россия империясе арасында 3 конвенция имзалана: беренчесе Иранны ике илнең йогынты сфераларына бүлү турында, икенчесе Әфганстанны Бөекбританиянең протектораты итеп тану турында, өченчесе Тибет буенча ике ил арасындагы аңлашылмаучылыкларны бетерү турында. Әлеге конвенцияләр Бөекбритания белән Россия империясе арасында берлек төзүгә тиң була һәм Алманиягә каршы коалициянең барлыкка килүен аңлата.
1914-1918 елларда Антанта 25 тән артык дәүләтне берләштерә: Антанта ягыннан сугышка АКШ, Бельгия, Боливия, Бразилия, Гаити, Гватемала, Гондурас, Греция, Италия, Каратау, Куба, Кытай, Либерия, Никарагуа, Панама, Перу, Португалия, Румыния, Сан-Доминго, Сан-Марино, Сербия, Сиам, Уругвай, Һиҗаз, Эквадор, Япония һ.б. кайбер илләр кушыла. Антанта дөньякүләм хәрби-сәяси берлеккә әйләнә, аның әйдәүче илләре булып Бөекбритания, Франция, Россия империясе, Италия, АКШ һәм Япония тора. 1917 ел урталарына Антанта үзенә каршы торучы төркемнең хәрби куәтен сындыра, монда төп рольне көнчыгыш фронтта рус армиясе хәрәкәтләре уйный. 1917 елның августына көнчыгыш фронтта Россия империясе һәм Румыниянең 221 дивизиясенә каршы Алмания, Австро-Венгрия, Болгария, Төркиянең 124 дивизиясе (декабрьдә 195:99) каршы тора.
Алманиягә каршы коалиция илләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Беренче бөтендөнья сугышы
Ил | Сугышка керү вакыты | Искәрмә | |
---|---|---|---|
Сербия | 28 июль 1914 | Сугыштан соң Югославиянең нигезен тәшкил итә | |
Россия империясе | 1 август 1914 | 1918 елның 3 мартында Алмания белән Брест солыхы төзи | |
Франция | 3 август 1914 | ||
Бельгия | 4 август 1914 | Бер якка да кушылмау сәясәте алып бару сәбәпле, үз җирләре аша алман гаскәрләрен үткәрми, шул сәбәпле Антанта ягыннан сугышка керә | |
Бөекбритания | 4 август 1914 | ||
Каратау | 5 август 1914 | Сугыштан соң Югославия составына керә | |
Япония | 23 август 1914 | ||
Мисыр | 18 декабрь 1914 | ||
Италия | 23 май 1915 | «Өчлек берлеге» әгъзасы була торып, Алманиягә ярдәм итүдән баш тарта, соңрак дошманнары ягына чыга | |
Португалия | 9 март 1916 | ||
Һиҗаз | 30 май 1916 | Госманлы империясенең гарәпләр яшәүче төбәге, сугыштан соң бәйсезлек игълан итә | |
Румыния | 27 август 1916 | 1918 елның 7 маенда солых килешүе төзи, 10 ноябрьдә яңадан сугышка керә | |
АКШ | 6 апрель 1917 | Антантага беркайчан да керми, аңа ярдәм генә күрсәтә | |
Панама | 7 апрель 1917 | ||
Куба | 7 апрель 1917 | ||
Греция | 29 июнь 1917 | ||
Сиам | 22 июль 1917 | ||
Либерия | 4 август 1917 | ||
Кытай | 14 август 1917 | Кытай рәсми төстә сугышка Антанта ягыннан керә, ләкин сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый[1]. | |
Бразилия | 26 октябрь 1917 | ||
Гватемала | 30 апрель 1918 | ||
Никарагуа | 8 май 1918 | ||
Коста-Рика | 23 май 1918 | ||
Гаити | 12 июль 1918 | ||
Гондурас | 19 июль 1918 | ||
Боливия | |||
Доминика | |||
Перу | |||
Уругвай | |||
Эквадор | |||
Сан-Марино |
Антанта Советлар иленә каршы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елда Антанта Россия империясендәге Февраль инкыйлабын һәм монархияне бәреп төшерүне хуплап каршы ала. Бөекбритания Англия кыйралының туганы булган Николай II һәм аның гаиләсенә сәяси сыену урыны бирүдән баш тарта. Шуның белән бергә Антанта рус гаскәреннән герман фронтында тизрәк һөҗүмгә күчүен һәм Алманиянең үз гаскәрен көнбатыштан көнчыгышка күчерегә мәҗбүр булуын көтә.
Вакытлы хөкүмәт таратылып, хакимияткә большевиклар килгәч, Антанта хөкүмәтләре Советлар илен танымый һәм аңа бойкот игълан итә.
1917 елның декабрендә Бөекбритания белән Франция хөкүмәтләре элекке Россия империясендә йогынты сфераларын бүлешү турында яшерен конвенция төзиләр. Аның буенча, Алмания җиңелгәч тә, утраулары белән Балтика провинцияләре, Кавказ, Каспий арты өлкәсе Британия йогынтысы зонасына, Украина белән Кырым Франция зонасына керергә тиеш була. АКШ президенты В. Вильсонның 1918 елның гыйнварында игълан ителгән «Дөньяның яңа корылышы һәм милли азчылыкларның үзбилгеләнүе» («В. Вильсонның 14 пункты») программасында Россиядә демократик хөкүмәт төзү карала.
Советлар иленә ул чорда 14 дәүләт каршы чыга. Интервенция 1918 елның 5 мартында Ерак Көнчыгышта британ һәм япон гаскәре, 6 мартта Мурманскида британ гаскәриләре десанты төшү белән башланып китә. Советлар иленең Аурупа өлешендә интервенцияне Антанта 1919 елның ахырында туктатырга мәҗбүр булса, Ерак Көнчыгышта баскынчылар 1922 елның 21 октябренә кадәр кала[2].
Беренче бөтендөнья сугышының тәмамлануы, Алманиянең 1918 елның ноябрендә бирелүе, солых килешүләре төзелү, Советлар илен хәрби юл белән тар-мар итү планының барып чыкмавы 1922 елда Антантаның хәрби-сәяси берлек буларак таралуына китерә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 2 (Ан-Ба). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-330-3
- Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4, ISBN 5-94745-332-2
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Schmitt B. E. Triple entente and triple alliance. N.Y., 1934.
- Тарле Е.В. Европа в эпоху империализма, 1871-1919 гг. Китапта: Тарле Е.В. Сочинения. Т. 5. М., 1958.
- Тэйлор А. Дж. П. Борьба за господство в Европе. 1848-1918. М., 1958.
- История первой мировой войны 1914-1918. В 2 т. М., 1975.
- Манфред А.З. Образование французско-русского союза. М., 1975.
- Girault R. Diplomatie europeenne et imperialism (1871-1914). Paris, 1997.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Антанта 2017 елның 15 май көнендә архивланган.