Аракы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аракы latin yazuında])
Аракы
пол. wódka
рус. во́дка
швед. vodka
Сурәт
Чыгыш иле  Россия
 Польша
 Швеция
 Украина
Объёмная доля спирта 40
 Аракы Викиҗыентыкта
Аракы киштәсе

Аракы (рус. во́дка) — спиртлы эчемлек, үзенә генә хас тәм һәм спирт исенә ия төссез су-спирт кушалмасы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиянең рәсми документында “водка” сүзе беренче тапкыр 1751 елның 8 июнендә әби патша Елизавета I нең “Кому дозволено иметь кубы для двоения водок” дигән указында пәйда була. Әмма әле шушы указдан соң да аракы сәүдә ведомостьлары һәм дәүләт актларында озак вакытлар буе “горячее, простое, столовое вино”, “пенник”, “полугар” яки “самогон” дип аталып йөртелә.

Аракының “туган” көнне билгеләүгә сәбәп 1865 елның 31 гыйнварында барлыкка килә. Бу көнне Петербургта Д.И.Менделеев “Спиртны су белән кушу турында” дигән атаклы докторлык диссертациясен яклый. Галимнең хезмәтләре, шул исәптән телгә алып үтелгән диссертациясе нигезләмәләре соңыннан аракы җитештерүдә файдаланыла.

Менделеев иң шәп (идеаль) аракының 40 градуслы булырга тиешлеген раслый. Баксаң, фәкать бу очракта гына аракыны төрле катнашмалардан, бигрәк тә аракы майларыннан иң югары дәрәҗәдә чистартып була икән. Спирт күләме зуррак булганда, чит катнашмалар шуның кадәр эри, хәтта аларны бернинди фильтр белән дә “тотып”калып булмый. Моннан тыш 40 градуслы аракы гына бик тонык, үтә күренмәле була. Менделеев та, “аракы үтә күренмәле һәм төссез булырга, үзенә хас җиңелчә генә искә һәм спирт тәменә ия булырга тиеш”, дип язган бит. Бер литр спиртка литр ярым су кушып, “дөрес” аракы ясарга була, дигән фикер дөреслеккә туры килми шул. Дөрес пропорция өчен молекулалар нисбәтен сакларга кирәк: бер спирт молекуласына өч су молекуласы туры килергә тиеш. “Аракы” термины һәм сәүдәдәге атамасы үзенең бүгенге мәгънәсенә (чистартылган этанолның судагы эремәсе) беренче тапкыр СССРда 1936 елда ГОСТ кабул ителгәч ия була. Моңа кадәр “водка” сүзенең (рус телендә якынча XIV-XVгасырларда барлыкка килә) төгәл генә мәгънәсе булмый. Ул чагында гадәттә зур градуслы хәмергә салып төнәтелгән үләннәр, тамыр яки җиләкләр төнәтмәсе “водка” дип аталып йөртелә.

Җитештерү үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чын мәгънәсендә аракы җитештерү мәшәкате коньяк яки элита сортлы вискиныкыннан ким түгел. Югары сыйфатлы аракы спирты-ректификат ясауда рус аракысы өчен мәҗбүри булып торган арыштан гына түгел, башка ашлык чималы – солы, бодай, арпа һәм карабодайдан да файдаланыла. Ә аларның нисбәте әлеге эчемлекне җитештерә торган теләсә кайсы фирманың иң зур серләреннән берсе булып тора. Аракы җитештерүдә спиртның әйбәтлеге генә җитми, суның да “дөрес” булуы кирәк. Җитди җитештерүчеләр моны инде күптән аңлап, файдаланыла торган суның сафлыгын, тәмен катгый контрольдә тота, максималь дәрәҗәдә чиста су – әйтик, артезиан коелары, тау чыганаклары һәм тыюлык зоналарындагы чишмәләр, хәтта бозтау суларын кулланырга тырыша. Мондый саф суны да алар өстәмә рәвештә берничә тапкыр чистарта әле: тондыра, елга һәм кварц комы аша үткәрә, махсус аэрация уздыра. Көнбатышның күп кенә җитештерүчеләре дистилляцияләнгән су куллана. Ләкин дистилляцияләгәндә, суның тәме генә түгел, организмыбызның матдәләр алмашында зур роль уйный торган кальций, натрий, башка металл тозлары да юкка чыга. Дистилляцияләнгән су нигезендә әзерләнгән аракыдан кешенең күбрәк махмырлавы билгеле.

Аракының зарары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аракыны чамасыз куллану иртә белән баш авырту, укшыту, авыз кибүдән интегү, көчле ут яктысыннан, тавыштан курку кебек билгеләрне китереп чыгара. Хәтта көзән җыеру, галлюцинация очраклары да күзәтелергә мөмкин.

Куллану тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махмыр төшү-төшмәү аракы сыйфатына гына түгел, аны дөрес итеп куллана белү-белмәүгә дә бәйле. Эчкәнче, аракыны башта 8-10 градуска кадәр суытырга кирәк. Чәркәдәге аракыны бер йотуда эчеп бетерү этикетка туры килми, аны аз гына йотып эчү шарт. Аракыга су, тоник яки содовая кушмыйлар, шулай ук боз салу да киңәш ителми. Бокал, фужер яки сырлы стаканнарга түгел, бәлки күп дигәндә 50 мл сыешлы чәркәгә салып кына эчәргә кирәк.

Аракы – бик шәп кабымлык таләп итә торган иң “талымлы” эчемлекләрнең берсе. Аның өчен гадәттәге салкын һәм кайнар кабымлыклар – тозлы кыяр, кәбестә, помидор, эченә фарш тутырылган бадымҗан, селедка, тозлы килька, тозлы яки маринадланган гөмбә, винегрет, пешкән бәрәңге, пилмән, койка әйбәт.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе: Бүген – аракы “туган” көн 2017 елның 27 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]