(Translated by https://www.hiragana.jp/)
Изге Грааль — Wikipedia Эчтәлеккә күчү

Изге Грааль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Грааль latin yazuında])
Изге Грааль
Сурәт
Урын Комачина[d], Колико һәм Льерна
Телгә алынган хезмәтләр Артуриана һәм Үткән һәм киләчәк патшасы[d]
Уйдырма дөньядан Артуриана риваяте галәме[d]
Нарратив роле макгаффин[d]
Пятидесятница бәйрәмендә Артурга һәм Түгәрәк өстәл рыцарьларына Грааль күренеше. «Ланселот һәм Изге Грааль» кулъязмасының миниатюрасы, 1407.
Данте Габриэль Россетти. « Изге Грааль»

Изге Грааль (искефр. Graal, Grâl, Sangreal, Sankgreal, лат. Gradalis) — урта гасыр француз[1] легендаларында Гайсә газаплары коралларының берсе. Соңгы Кичке ашта әлеге касәдән ул эчкән, шул касәгә Аримафея Йосыфы хачка кадакланган Коткаручының канын җыйган.

Түгәрәк өстәлнең легендар рыцарьлары гомерләрен Изге Граальны нәтиҗәсез эзләп үткәргәннәр. Ул Мәсих тәнен тишкән сөңге белән бергә сакланган һәм Британиягә Ариматея Йосыфы тарафыннан китерелгән дип саналган. Европа урта гасыр романнарында Грааль касә түгел, ә таш яки ниндидер кыйммәтле истәлек дип аңлатыла .

Грааль касәсеннән эчкән һәрбер кешенең гөнаһларны кичерелә, ул мәңгелек тормыш һ.б.га ия була, кайбер версияләрдә хәтта аңа карап торган кеше дә күп нигъмәтләр иясе була дип исәпләгәннәр. Еш кына «Изге Грааль» сүзе образлы мәгънәдә ирешеп булмый торган, ирешү бик авыр булган максат, хыял билгесе буларак кулланыла.

Граальны эзләүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хуан де Хуанес. Гайсә сурәте

IX гасырда Европада Мәсихнең җир тормышы белән бәйле истәлекләрен «ауларга» керешәләр. Бу процесс XIII гасырда, Изге Людовик Парижга Константинопольдән күпсанлы Газап кораллары алып килеп, аларны моның өчен махсус төзелгән Изге Капеллага урнаштыргач, үзенең иң югары ноктасына җитә. Истәлекләрнең чынлыгыннан бик аз кеше шикләнә.

Ләкин, Европаның төрле чиркәүләрендә күрсәтелгән Газап кораллары арасында Гайсәнең Соңгы Кичке ашта эчкән касәсе булмый. Бу хәл аның кайда икәнлеге турында имеш-мимешләр, легендалар уята. Христиан диненең күпчелек гыйбадәтханәләрен «монополияләгән» Париждан аермалы буларак, хәзерге Франциянең инглиз таҗына кергән өлеше Британия киңлегендә каядыр яшерелгән касә турында легенда тәкъдим итә.

Парсифал турындагы урта гасыр романнарында төп герой Монсальватның тылсымлы сараен эзли һәм таба, бу сарайда тамплиер сакчылары астында Изге Грааль саклана. Кайбер тасвирламаларда Грааль иске кельт легендаларыннан бушамас касәне хәтерләтә. Аның функцияләре башка Һинд-Европа халыклары мифологиясе әйберләренә, аерым алганда, муллык мөгезенә охшаган.

Роберт де Бороннан башлап, Аримафей Йосыфының Британиядә торуын Гластонбери Хилл белән бәйлиләр. 1190-нчы елда Гластонберий аббатлыгы монахлары Артур патша һәм аның хатыны Гвиневраның саркофагларын табулары турында игълан итәләр. 1278 елда Эдуард I һәм аның хатыны катнашында аларны яңадан күмү тантанасы уза. Шул вакыттан алып, Грааль халык хыялында Гластонбери белән тыгыз бәйләнгән.

Урта гасыр әдәбиятында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам фон Эшенбахның "Парцифаль" романында Грааль — таш:

Святого Мунсальвеша стены
Катары и ночью и днем стерегут.
Святой Грааль хранится в нём,
Грааль — это камень особой породы.
На наш язык пока что нет перевода,
Он излучает волшебный свет!
Но как попасть в Граалево братство?
Надпись на камне сумей прочитать!
Она появляется время от времени,
С указанием имени, рода, племени,
А также пола того лица,
Что призван Граалю служить до конца.
Чудесная надпись ничем не стирается,
А по прочтении, за словом слово,
Гаснет, чтобы появиться снова
Дальнейший список в урочный час,
И так же, прочтённый, погас…

Икенче урында Эшенбах катарск йолаларының берсен телгә ала:

«Шул ук көнне Граальга зур көч салынган хәбәр килә. Бүген Изге җомга һәм һәркем күгәрченнең күктән төшүен көтә. Ул кечкенә облатка китереп, ташка куеп калдыра. Аннары, аклык белән балкып, күгәрчен кабат күккә күтәрелә. Һәрвакыт Изге җомга көнне ул Граальга хуш ис тарата торган әйбер алып килә …»

Гластонбери аббатлыгыннан булган инглиз бенедикт монахы Джон Син (1340—1400) үзенең елъязмасында моңа кадәр беркайда да искә алынмаган Мелкин фаразламасын китерә[2]. Анда сөйләнгәнчә, Ариматея Йосыфы Граальны монастырьга китергән, шуннан соң касәне үзе белән кабергә алып киткән[3], ә соңрак аны Артурның юлдашы, Ланселот улы Галахад рыцаре эзләп тапкан[4] .Түгәрәк өстәл рыцарьлары турында язган Томас Малори шулай ук Граальны искә ала:

«Менә залда ак каплам астында Изге Грааль пәйда булды, ләкин аны һәм аны алып килүчене күрү һичкемгә насыйп булмады. Зал татлы хуш исләр белән тулгач, һәр рыцарь алдында аның үзенә ошаган ризыклар һәм эчемлекләр пәйда булды

Граальнең Галахад, Персифаль һәм Борска күренеше. Рәссам — Бёрн-Джонс, 1895

Артур циклында Грааль беренче тапкыр Франциянең куртуаз романында — Кретьен де Труаның «Персеваль яки Грааль легендасы» китабында күренә.

Түгәрәк өстәлнең ике рыцаре — Персивал һәм Галахад исемнәре Грааль белән бәйле. Персиваль Граальны үзенең туганы Балыкчы патшага кунакка баргач күрә. Бу патша рыцарьлар алдында Изге Граальдан изге су эчеп савыга.

Галахад Граальны табуга ирешкән беренче кеше, изге рыцарь булып санала. Балачактан ук сафлыкта һәм гадел тормышта монахлар тәрбиясендә үсә һәм изге җисемгә кагылу хокукына ия була. Аннан соң ул изге булып күккә күтәрелә.

Грааль дип саналучы касәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Валенсия соборындагы касә

XIX гасырда берничә (якынча алты-җиде) шәһәр Граальга ия булулары турында игълан иттеләр:

  • Валенсия соборының капитул залында Ватикан тарафыннан расланган дип саналучы касә куелган[5] .
  • 1933 елда, Чикагодагы Бөтендөнья ярминкәсендә Антиохия хәзинәсеннән бер касә Изге Грааль итеп күрсәтелә. (соңрак VI[6] гасырныкы дип танылган)

Торино сәяхәт китаплары Изге Грааль бу шәһәрдә урнашкан дип әйтәләр. Бөек Мәрьям ана гыйбадәтханәсе алдында 2 сын — Иман һәм Дин сыннары бар. Иман сыны сул кулында чынаяк тотып тора, анда җирле халык Изге Грааль образын күрә. Белешмәлекләрдә сынның карашы аны эзләү юнәлешен күрсәтә дип әйтелә.

Грааль һәм Кельт мифологиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кельт мифларына мөрәҗәгать итсәк, аларда да тылсымлы касә бар, һәм, мөгаен, бу образ Грааль идеясы формалашуга йогынты ясарга мөмкин. Аларда сихерченең тылсымлы чатнаган казаны, Керидвен бар. Ул билгеле бер сарайда саклана, анда саф ниятле камил кешеләр генә керә ала, ул башкаларга күренми. Бу урын Аннун дип атала: " Аннун — дөньяның башлангыч упкыны, анда үлем яшәештән көчлерәк һәм бар булган нәрсә үлемнән барлыкка килгән, ләкин шунда Теге дөнья һәм барлык тереклек туа, шунда илаһлар табыла һәм көнбатыш диңгезләренең искиткеч утравына — Авалонга юллар уза … "

Шул ук Кельт легендаларында Грааль ташы белән бәйле тагын бер миф бар. Бу кычкыра алган махсус таш. Кычкыруы белән ул чын патшаны таный һәм борынгы Ирландия башкаласы Тарага урнаштырыла.

Грааль һәм конспирация теорияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Грааль» сүзенең чын мәгънәсен эзләү күп конспирация теорияләрен тудыра. Иң танылган вариантлар «Да Винчи коды» романында яңгырый һәм Отто Ранның оккульт тикшеренүләренә туры килә:

  • Грааль — Гайсә нәселе кешеләренең каны, «sang raal», «sang real», «sang royal» — «патша каны». Аның ышанычлы сакчылары тамплиерлар булган, алар турыдан-туры Сион җәмгыятеннән килеп чыкканнар.
  • Киң мәгънәдә — бу Магдалина күкрәге, аннары Магдалина Мәрьямнең үзе. Аның культы, урта гасыр башында барлыкка килгән һәм ахыр чиктә Изге Мәрьям культы белән кушылган.

Хәзерге культурада Изге Грааль

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Артур Хакер, "Сэр Персиваль вәсвәсәсе "

Изге Грааль күпсанлы әдәби әсәрләрдә, фильмнарда һәм компьютер уеннарында очрый. Иң танылганнары: "Монти Питон һәм Изге Грааль " (1975), «Индиана Джонс һәм соңгы тәре йөреше» (1989), "Балыкчы патша " (1991), "Da Vinci Code "(2006), анда Грааль касә итеп түгел, ә хатын-кыз, Гайсә һәм Магдалина Мәрьям нәселе кызы буларак тәкъдим ителә. Шулай ук, Граальны эзләү — Бернард Корнуэллның Хуктоннан булган Томас турындагы китаплар сериясендә күренә. Аның ата-бабалары, сюжет буенча, Изге Граальне саклаган. «Геретик» китабы ахырында Томас кешелекнең камил түгеллеген һәм бу могҗизаны үзенә зыян китерүдән башка максатларда куллана алмаячагын аңлап, табылган Касәне диңгезгә ыргыта.

Heroes of Might and Magic III уенында Изге Грааль — Обелисклар төзегән карта ярдәмендә шәһәрдә казып табылырга тиешле бина. Сценарий көйләүләренә карап, Изге Грааль артефактны китерүчене җиңүче дип танып, уен сессиясен тәмамлый, яисә юмарт бонус ролен башкара ала.

  1. Definition of Holy Grail. Merriam-Webster. әлеге чыганактан 2022-06-05 архивланды. 2017-12-18 тикшерелгән.
  2. Комаринец А. А. Энциклопедия короля Артура и рыцарей Круглого Стола. — М.: ООО „АСТ“, 2001. — С. 151.
  3. Калмыкова Е. В. Образы войны в исторических представлениях англичан позднего Средневековья. — М.: Квадрига, 2010. — С. 439—440.
  4. Даннинг Р. У. Артур — король Запада. — Ростов-на-Дону: Феникс, 1997. — С. 143—148.
  5. Путеводитель Испания. Ле пти фюте. Изд. 7. Москва: «Авангард». 2005. ISBN 5-86394-168-5
  6. Беляев Л. А. {{{башлык}}} // Православная энциклопедия. — Т. 2. — С. 529. — ISBN 5-89572-007-2. Архивировано из первоисточника 13 гыйнвар 2012.
  • Бейджент Майкл, Ли Ричард, Линкольн Генри. Святая Кровь и Святой Грааль / Пер. с англ. О. Фадиной, А. Костровой. — М.: Эксмо, 2005. — 496 с. — (Тайны древних цивилизаций). — ISBN 5-699-13933-8.
  • Блюм Жан. Ренн-ле-Шато. Вестготы, катары, тамплиеры: секрет еретиков. — СПб.: Евразия, 2007. — 252 с. — (Историческая библиотека).
  • Дашкевич Н. П. Сказание о Святом Грале // Из истории средневекового романтизма. — Киев, 1877.
  • Дашкевич Н. П. Романтика Круглого Стола в литературе и жизни Запада. — Киев, 1890.
  • Веселовский А. Н. Где сложилась легенда о Святом Грале? — СПб., 1900.
  • Аверинцев А. {{{башлык}}} // Мифы народов мира. — Сов. энцикл.. — Т. 1. — С. 317.
  • Андреева В., Ровнер А. Грааль, святой // // Энциклопедия символов, знаков, эмблем / Авт.-сост. В. Андреева и др. — М.: ООО «Изд-во Астрель»: МИФ: ООО «Изд-во АСТ», 2001. — С. 134—135.
  • Брат Д:., Д:. Л. Поиски Грааля // Феникс. — 2002. — № 16.
  • Дашкевич Н. П. Сказание о Святом Граале // Дашкевич Н. П. Из истории средневекового романтизма. — К.: Наукова думка, 1877.
  • Дугин А. Крестовый поход Солнца // Конец света. — М.: Арктогея, 1997. — С. 234—235.
  • Еремин Г. Загадка пятиугольного замка// Техника молодёжи. — 1969. — № 1.
  • Калып:ПЭ
  • Кокс С. Титаны Возрождения и секреты тамплиеров и иллюминатов. — М.: ООО «АСТ», 2007. — 288 с. — (Историческая библиотека).
  • Комаринец А. А. Энциклопедия короля Артура и рыцарей Круглого Стола. — М.: ООО «Издательство АСТ», 2001. — 461 с. — ISBN 5-17-005197-2.
  • Майер Р. .
  • Маркаль Жан. Ренн-ле-Шато и тайна проклятого золота… — СПб.: Евразия, 2008. — 368 с. — (Историческая библиотека).
  • Мэттьюз Д. .
  • Непомнящий Н. Н. Чаша Грааля // Непомнящий Н. Н. Сто великих загадок истории. — М.: Вече, 2002. — С. 176—181.
  • Печников Б. А. Рыцари церкви кто они? Очерки об истории и современной деятельности католических орденов. — М.: Политиздат, 1991. — 351 с.: ил.
  • Ран Отто. .
  • Романчук Л. {{{башлык}}} // Порог. — С. 22–27.
  • Рудзитис Р. .
  • Фанторп Л. Тайны сокровищ тамплиеров и Святого Грааля. Секреты Ренн-ле-Шато / Пер. с англ. Н. А. Кириленко. — СПб.: Евразия, 2008. — 367 с. — (Историческая библиотека).
  • Michael Baigent, Richard Leigh and Henry Lincoln. .
  • Аппий Клавдий // .Том III. Документы 1922—1930 гг. — Москва: «Минувшее», 2003.
  • "Тарих серләре. Изге Грааль серләре («Mysteries of History. Mysteries of the Holy Grail») — 2010-нчы елда төшерелгән популяр фәнни фильм.